2023 ел нәтиҗәләре буенча бүләкләү

2023 елның 30 декабре, шимбә

Бу атнада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Валерьевич Шадриков узып баручы 2023 елга нәтиҗә ясады. Барлыкка килгән традиция буенча, намуслы хезмәт һәм әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә керткән зур өлеш өчен иң яхшы хезмәткәрләр бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре дә бар иде.

 

Лабораториянең Үзәк бүлеге башлыгы Н.И.Хөсәенова, лабораториянең Идел аръягы бүлеге белгече А.Р.Гайнуллина һәм лабораториянең Көньяк-Көнчыгыш бүлеге белгече М.В.Габитов ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International