Балалар өчен яңа ел – тылсымлы әкият ул. Бу могҗизалар һәм хыяллар тормышка ашкан вакыт.
22 декабрьдә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләренең балаларына тылсымлы урманнан эльфлар килде. Балалар өчен алар дәртле биюләр, мавыктыргыч биремнәр һәм күңелле уеннар әзерләгәннәр иде. Балалар бәйрәмнең төп геройлары – Кыш бабай белән Кар кызын бик теләп каршы алдылар. Кыш бабай урман гүзәле – чыршыда утлар кабызганнан соң, бәйрәм тагын да әкияти күренеш алды. Чара анда катнашучыларның уртак фотосы белән тәмамланды.