План-график буенча, лабораториянең Көньяк-Көнчыгыш бүлеге ай саен су объектларының, атмосфера һавасының һәм туфрак катламының сыйфатын мониторинглый.
Чирмешән районының Кече Чыгтай авылында Зур Чирмешән елгасының су сыйфатын мониторинглау вакытында билгеләнгән күрсәткечләрнең берсе булып эретелгән нефть продуктлары тора.
Нефть продуктлары иң киң таралган пычраткыч матдәләр исәбенә керә. Суда нефть продуктлары күләмен билгеләү лабораториядә ИК-спектрофотометрия ысулы белән башкарыла.
Су объектларын даими лаборатор тикшеренүләр җир өстендәге суларның торышын бәяләргә һәм, пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып киткән очракта, оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә.