2023 елның 18 декабрендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Валерьевич Шадриков рәислегендә «2023 елда Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ эш йомгаклары» темасына киңәшмә узды. Киңәшмәдә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ һәм ТР ЭТРМ хезмәткәрләре катнашты.
«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ эшчәнлеге турындагы докладлар белән директор урынбасары-баш геолог Р.Г.Төхвәтуллин, директорның аналитик эшчәнлек буенча урынбасары А.Ф.Вилданов, төзелеш буенча директор урынбасары А.С.Полюшков һәм баш бухгалтер А.Р.Айнетдинова чыгыш ясады.
Докладчылар җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге башкарылган эшләр, лаборатория эшчәнлеге һәм атмосфера һавасы торышына исәп-хисап мониторингы системасын алып бару, су мөнәсәбәтләре өлкәсендә федераль программаларны үтәү барышы һәм учреждениенең 2023 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисаплар тапшырдылар.
Киңәшмә ахырында министр 2023 елгы чараларны тәмамларга һәм 2024 елда үтәлергә тиешле бурычларны билгеләргә күрсәтмә бирде.