Лабораториянең Төньяк бүлеге тарафыннан су объектларын мониторинглау

2023 елның 15 декабре, җомга

«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясенең Төньяк бүлеге ай саен Арча, Теләче, Кукмара, Балтач муниципаль районнарында су объектларының сыйфатын мониторинглый. Һәр ай саен лаборатория белгечләре Казансу, Мишә, Нократ, Шушма елгаларында 12 күрсәткеч буенча су анализын үткәрәләр. Суның сыйфатын билгеләүче күрсәткечләрнең берсе – хлоридлар.

Судагы хлоридларның килеп чыгышы, нигездә, геологик процесслар яки тау токымнары җимерелүе кебек табигый чыганакларга бәйле. Алар шулай ук сәнәгать һәм хуҗалык агымнары аша да суга килеп эләгә ала. Бу күрсәткеч һәр табигый су чыганагына хас: елгалар, күлләр һәм инешләр. Табигый судагы хлоридлар күләме катгый нормалаштырыла. Аның микъдарын билгеләү өчен белгечләр титриметрик анализ ысулын кулланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International