Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча цифрлы мәгълүмат банкын алып бару

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча цифрлы мәгълүмат банкын алып бару эшләре кысаларында 10 картографик катлам булдырылды. Быел тагын ике өстәмә катлам буенча эшләр уздырылды.

Төзелгән катламнар мәгълүматны бердәм кластерга җыярга һәм республиканың гомуми таралган файдалы казылмалар, эчәр сулар һ.б. белән тәэмин ителеше белән бәйле хәлне бер ресурстан анализларга мөмкинлек бирде. Барлык алынган мәгълүмат экологик нормалар һәм таләпләр үтәлешен күзәтү һәм контрольдә тоту өчен файдалы. Яңа тематик картографик катламнар булдыру җир асты байлыкларыннан файдалануны һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тагын да нәтиҗәлерәк кулланырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International