Су объектларын савыктыру һәм саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

24 ноябрьдә узган семинар-киңәшмә кысаларында Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары, Павел Барышев Татарстан экология министры Александр Шадриков белән берлектә, «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУның экология һәм геология өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышты. Су объектларын мониторинглау өлкәсендәге эшләнмәләргә аерым игътибар бирелде. Киңәшмәдә катнашучыларга 2023 елның навигация чорында Куйбышев сусаклагычының җир өсте суларының торышын контрольдә тоту буенча «Фламинго» экологик-аналитик судносын куллануны гамәлдә тормышка ашыру тәкъдим ителде. 

Семинар-киңәшмәдә катнашкан NAECO консорциумы үз эшләнмәләрен тәкъдим итте, алар инде «Фламинго» экологик-аналитик судносында урнаштырылган һәм экспедиция белән 3 тапкыр урыннарга чыгу барышында апробация узган, шулай ук перспективалы эшләнмәләр дә күрсәтелде. Әлеге җиһазлар тирәннән агынты суларны табарга, бу агынтыларның сыйфатын тикшерергә, суның гидрохимик һәм гидрофизик күрсәткечләрен реаль вакыт режимында үлчәргә, яр зонасының торышын һәм су объектыннан файдалану режимын видео-фиксацияләү мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International