Хуҗалык-эчү билгеләнешендәге җир асты чыганакларына ревизия бәяләве

2023 елның 24 ноябре, җомга

«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре халыкка эчәр су бирү өчен кулланыла торган су алу корылмаларын тикшерү эшләрен төгәлли. Хәзерге вакытта ревизия республиканың 15 муниципаль районында үткәрелгән. 1200дән артык чыганак тикшерелгән, 1000нән артык су пробасы алынган һәм учреждениенең аккредитацияләнгән лабораторияләрендә анализланган.

Бүгенге көндә Бөгелмә һәм Лениногорск муниципаль районнарында эшләр тәмамланган. Ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар хезмәткәрләре белән берлектә тикшерү актлары төзелде, аларда агымдагы хәл – скважиналарның торышы, су үлчәү приборларының булуы, шулай ук санитар саклык зоналарының беренче (катгый) чиге чагылдырыла.

«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ башкарма комитетлар, авыл җирлекләре һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләренә су алу корылмаларын тикшерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә. Тулы һәм ышанычлы мәгълүмат алу – республика гражданнарын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү гарантиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International