Лабораториянең Ык буе бүлеге тарафыннан су объектларын мониторинглау

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Лабораториянең Ык буе бүлеге, ТР җир өсте су объектларының су сыйфатын мониторинглау планы-графигы нигезендә, ТР Җир өсте су объектларына карата дәүләт мониторингы буенча территориаль программа нигезендә, ай саен түбәндәге муниципаль районнарда: Баулы, Ютазы, Азнакай һәм Мөслим районнарында Ык елгасының химик торышын тикшерә.

Ык елгасында суның сыйфатын бәяләү өчен даими рәвештә металл, нефть продуктлары һәм башка төрле пычраткыч матдәләр булуына лаборатория анализлары үткәрелә.

Нефть продуктлары концентрациясен билгеләү су анализының мөһим өлеше булып тора. Бөтен процесс табигатьне саклау буенча норматив документларга ярашлы рәвештә башкарыла, бу анализ нәтиҗәләренең төгәллеген тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International