2023 елның 9-26 ноябрендә бөтен ил буенча V Бөтенроссия экологик диктанты үткәрелә.
Экодиктант – экологик культураны формалаштыруга, халыкның төрле катламнары арасында экологик белемнәрне популярлаштыруга, экологик хокук бозуларны кисәтү чарасы буларак экологик белем дәрәҗәсен арттыруга һәм экологик куркынычсызлыкның төп компонентына юнәлдерелгән проект.
15 ноябрьдә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бинасында оештырылган офлайн-мәйданчыкта узган экодиктантта катнаштылар. Катнашучыларга 25 сорауга тест форматында җавап бирергә тәкъдим ителде. Экодиктант нәтиҗәләре буенча катнашучылар дипломнар һәм сертификатлар алачак.