Җәмгыятьнең игътибарын җитештерелгән товарларның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфат мәсьәләләренә җәлеп итү өчен, ел саен ноябрьнең икенче атнасында Бөтендөнья сыйфат атналыгы үткәрелә. 2023 елда Бөтендөнья сыйфат атналыгы 7-10 ноябрьдә «Россия – сыйфат билгесе булган ил» девизы белән узды.
Быел 9 ноябрьгә туры килгән Бөтендөнья сыйфат көнендә бөтен Россия буенча төрле фәнни чаралар үткәрелде. Бу көнне Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынауларның дәүләт региональ үзәге һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре – 2023» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы оештырылды.
Сынаулар өлкәсендәге уңышлары өчен һәм 2023 елда Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан «ТР Геология үзәге ФҖБ» лабораториясе коллективы да Росстандартның «ЦСМ Татарстан» ФБУ Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясе күрсәтелгән хезмәтләрнең югары дәрәҗәдәге сыйфатын саклап калуга һәм заказчының таләпләрен тулысынча канәгатьләндерүгә, гамәлдәге сыйфат менеджменты системасын саклау һәм камилләштерү юлы белән омтыла. Күп тапкырлар мактау грамоталары белән бүләкләү лаборатория сынаулары өлкәсендә сыйфатлы хезмәтләр күрсәтүче белгечләрнең югары нәтиҗәлелеген раслый.