«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре Зеленодольск, Лениногорск һәм Чүпрәле районнарында җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның белдерүләренә ярашлы рәвештә җир асты кишәрлекләренә карата кыр тикшерүләрен үткәрделәр.
Тау эшләрен үткәрү һәм аннан соң файдалы казылмалар чыгаруның перспективалылыгын билгеләү өчен, җирлеккә чыгу һәм табигый ялангачлык һәм казу кебек мөмкин булган мәгълүмат чыганакларын эзләп, эшләрнең әзерлек этабын үткәрергә кирәк. Терлек каберлекләре, электр тапшыру линияләре һәм газүткәргечләр рәвешендә мөмкин булган чикләүләр, шулай ук су белән тәэмин итү чыганакларының санитар саклык зоналары һәм җир өстендәге су объектларының су саклау полосалары булу-булмавы буенча тикшерү үткәрелде.
Кыр һәм камераль эш нәтиҗәләре буенча әлеге кишәрлекләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан формалаштырыла торган «Җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлеге»нә кертүнең максатка ярашлылыгы турында карар кабул ителәчәк.
Әлеге эшләрнең нәтиҗәсе булып, перспективалы очракта, гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә җир асты байлыкларыннан файдалану өчен аукцион үткәрү тора.