«ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ белгечләре экологик олимпиадада катнашучылар белән аралаштылар

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

2023 елның 30 октябреннән 4 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының «Юность» балаларны савыктыру лагерында 5-8 сыйныф укучылары өчен «Чиста мирас» яшь экологлар олимпиадасының көндезге этабы уздырылды.

«ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ белгечләре тарафыннан күчмә экологик лабораториянең эше күрсәтелде. Безнең хезмәткәрләр яшь экологлар белән атмосфера һавасының чисталыгы һәм аның сакланышы турында әңгәмә үткәрделәр, шулай ук сорауларга җавап бирделәр.

 I Республика олимпиадасын Татарстанның Экология министрлыгы һәм  В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ оештырды.

Олимпиаданың бурычлары – укучыларның әйләнә-тирә мохитне өйрәнү һәм саклауга мотивациясен арттыру, экологик культура нигезләрен формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International