«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясенең Кама аръягы бүлеге Түбән Кама, Зәй һәм Сарман районнары территориясендә әйләнә-тирә мохит торышына мониторинг үткәрә.
Түбән Кама районы Кама аръягы төбәгенең эре индустриаль үзәге булып тора. Үсеш алган сәнәгать потенциалының кире ягы – пычраткыч матдәләр чыгаруның югарырак дәрәҗәсе. Кама аръягы лабораториясе бүлеге хезмәткәрләре һаваның сыйфаты үзгәрүгә вакытында җавап бирү өчен атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясендә (АСКЗА) тәүлек әйләнәсе атмосфера һавасыны торышына автоматлаштырылган нигездә мониторинг үткәрә. Маршрут мониторингы күчмә экологик лаборатория (ПЭЛ) ярдәмендә үткәрелә. Автомат станцияләр һәм ПЭЛ пычраткыч матдәләр һәм метеопараметрларны билгеләүне тәэмин итүче заманча экологик-аналитик җиһазлар белән җиһазландырылган. Агымдагы елда ПЭЛ ярдәмендә, расланган план-график буенча, атмосфера һавасының 18 компоненты буенча анализы үткәрелә.