2023 елның октябрендә Тукай районы Бәтке авылы янында Кама елгасына Россиянең Кызыл китабына кертелгән кыйммәтле балык – мәрсиннәр семьялыгына кертелгән чөгә маймычларын йөздереп җибәрү чаралары узды. Суга барлыгы 30 меңнән артык яшь балык төшерелде. Су биоресурсларын ясалма рәвештә үрчетү буенча әлеге эшләр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Бөрсет елгасы үзәнен чистарту буенча федераль программа кысаларында башкарыла. Чөгә маймычларын йөздерү Кама суларында аларның популяциясен арттырырга һәм экологик балансны сакларга мөмкинлек бирәчәк.