Бөек Ватан сугышы геройлары мемориалы янында агачлар утыртылды

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

2023 елның 21 октябрендә Югары Ослан районының Ямбулат авылында Бөек Ватан сугышы геройлары мемориалы янында Дан аллеясында 60  агач утыртылды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Валерьевич Шадриков, Министрлык һәм «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре, шулай ук туганнары сугышта сугышкан авыл халкы катнашты. Алар бергәләп чыршы, миләш һәм өрәңге үсентеләрен утырттылар. Киләчәктә обелискта уелган һәр исем хөрмәтенә 220 агач утырту планлаштырыла.

Дан мемориалы 2022 елның 9 маена тулысынча реконструкцияләнгән. Биредә танк һәм Советлар Союзы Герое танкист Семен Васильевич Коновалов бюсты урнаштырылган, аның батырлыгы турында «Несокрушимый» фильмы төшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International