2023 елның 14 октябрендә Татарстан халкы быел бишенче тапкыр узган «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнашты.
«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре әлеге акциягә кушылдылар һәм Лаеш районында Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә 1500 дән артык нарат үсентесе утыртуда катнаштылар.
«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештыра.