«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ белгечләре тарафыннан «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Ключище һәм Никольское торак пунктлары өчен эчәр су белән тәэмин итү чыганагын эзләү буенча эзләү-бәяләү эшләре» чарасы кысаларында бораулау эшләре башланды.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк хезмәткәрләр тарафыннан җир асты байлыкларын геологик өйрәнүгә алынган лицензия кысаларында, территорияләрнең су хуҗалыгы һәм санитар-эпидемиологик торышын билгеләү максатыннан, Ключище һәм Никольское торак пунктларында кыр тикшерүләре үткәрелгән иде. Рекогносцировка нәтиҗәләре буенча карталау һәм эзләү скважиналарын урнаштыру өчен оптималь мәйданчыклар сайланды. Күрсәтелгән эш нәтиҗәләре буенча проект документациясе әзерләнде, ул Росгеолэкспертизаның уңай эксперт бәяләмәсен алды.
Бүгенге көндә бораулау һәм тәҗрибә-фильтрлау эшләре, шулай ук скважиналарның фильтр өлеше тирәнлеген төгәл билгеләргә мөмкинлек бирүче геофизик тикшеренүләр үткәрелә. Үткәрелгән эшләр нәтиҗәләре буенча җир асты сулары запасларын бәяләү өчен хисаплылык документациясе әзерләнәчәк.