2023 елда атмосфера һавасының торышын исәпләмә мониторингы системасын алып бару кысаларында «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан күчмә чыганаклардан атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны билгеләү методикасын кулланып, автотранспорт агымнарыннан чыккан газларга инвентаризация үткәрелде.
Автотранспорттан чыккан газларны инвентаризацияләү иртәнге һәм кичке вакытта «пик» сәгатьләрендә башкарылды.
Көндезге вакытта транспорт йөкләнеше арткан транзит автомобиль юлларына аерым игътибар бирелде. Тикшерелгән автомобиль юлы (автоюл участогы) буенча йөрүче транспорт чараларын теркәү тикшерү программасы буенча һәр автомобиль юлында (автоюл участогында) күзәтүләр чорының һәр сәгатендә 20 минут дәвамында натураль тикшерүләр юлы белән гамәлгә ашырылды.
Автотранспорт агымын инвентаризацияләү мәгълүматлары буенча атмосфера һавасының пычрануын җыелма исәпләүләр бүлеге тарафыннан «Магистраль-шәһәр» программасы ярдәмендә исәпләнә торган тикшерү программалары юллары исемлегенә кертелгән автомобиль юлларында (автоюл участокларында) пычратучы матдәләрнең тулай (еллык) күләме билгеләнә. Алынган исәпләү нәтиҗәләре атмосфера һавасының канәгатьләнерлек булмаган сыйфаты булган зоналарны ачыклау һәм шәһәр магистральләре буенча автотранспорт агымнарын яңадан бүлү мөмкинлеген тикшерү өчен нәтиҗәле корал булып тора.