Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ су мөнәсәбәтләре өлкәсендәге чаралар буенча дәүләт заказчысы-төзүчесе итеп билгеләнде.
Әлеге проектның максаты – Зеленодольск муниципаль районы Ивановское авылы чикләрендә Сумка елгасын су басудан саклау. Су басуның тискәре йогынтысын булдырмау, торак пунктта экологик хәлне яхшырту өчен үзәнне чистарту, агачлар һәм куакларны чыгару эшләре каралган. Бу эшләр үзәннең су үткәрү сәләтен, су агымын һәм су алмашуны арттыра, алар җирле фаунага һәм флорага уңай йогынты ясый, шулай ук Ивановское авылы территориясендә су басу куркынычын киметә