Хуҗалык-эчү билгеләнешендәге җир асты чыганакларына ревизия бәяләве

2023 елның 6 октябре, җомга

«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре халыкка эчәр су бирү өчен кулланыла торган су алу корылмаларын тикшерү эшләрен дәвам итә. Хәзерге вакытта ревизия республиканың 13 муниципаль районында үткәрелде. 1000дән артык чыганак тикшерелде, 900дән артык проба сайлап алынды һәм учреждениенең аккредитацияләнгән лабораторияләрендә анализланды.

Бүгенге көндә Азнакай муниципаль районында эшләр тәмамланды. Ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар хезмәткәрләре белән берлектә тикшерү актлары төзелде, аларда агымдагы хәл – скважиналарның торышы, су үлчәү приборларының булуы, шулай ук санитар саклык зоналарының беренче (катгый) чиге чагылдырыла. Шул ук вакытта әлеге эш өчен җаваплы хезмәткәрләр кыр шартларында алынган мәгълүматны анализлауны һәм камераль эшкәртүне тәэмин итә.

Хәзерге вакытта республиканың Бөгелмә муниципаль районында эшләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International