Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 21 декабрендәге 79 номерлы һәм 2023 елның 2 мартындагы 545 номерлы боерыклары нигезендә «ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча су мөнәсәбәтләре өлкәсендәге чаралар буенча дәүләт заказчысы-төзүчесе итеп билгеләнде. Әлеге чаралар «Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Кама урман хуҗалыгы авылы янында Бөрсет елгасы үзәнен чистарту» эшләрен үз эченә ала. Эшләрне үтәү кысаларында судан бүрәнәләр алына, куаклык һәм вак агачлар киселә, агач-куак төпләре казып алына, су астында гидромонитор-эжектор снаряды белән грунт эшәкртү эшләре башкарыла.