«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясенең Идел аръягы бүлеге ай саен су объектларының сыйфатын мониторинглый. Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә Зөя һәм Карлы елгаларында берничә күрсәткеч буенча пробаларны сайлап алу һәм тикшерү үткәрелә.
Иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – эрегән кислород. Суда эрегән кислородның микъдары су флорасы һәм фаунасының тормыш циклына хәл иткеч йогынты ясый, чөнки аның күләме түбән булганда елгаларда яшәү шартлары андагы тереклек ияләре өчен яраксызга чыга. Аны билгеләгәндә, пробаларны аеруча җентекләп сайлап алырга кирәк. Кислородның масса концентрациясен үлчәү өчен проба алгычтан алынган беренче проба кулланыла. Суда эрегән кислород концентрациясен билгеләү йодометрик титрлау ысулы белән кум.дем өчен 1 мг башлап 15 мг диапазонында үткәрелә. Метод эрегән кислородның марганец гидроксиды (ll) белән селтеле мохиттәге реакциясенә нигезләнгән. Су составындагы тотрыксыз компонент булган эрегән кислородны фиксацияләү проба алынганнан соң ук үткәрелә.