Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ су мөнәсәбәтләре өлкәсендәге чаралар буенча дәүләт заказчысы-төзүчесе итеп билгеләнде. Әлеге чаралар Татарстан Республикасының Казан шәһәре, Арча, Актаныш, Буа, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Кама Тамагы, Лаеш, Тәтеш, Тукай муниципаль районнары территориясендә урнашкан яр сызыклары (су объектлары чикләре), су саклау зоналары чикләре һәм яр буен саклау полосалары чикләрен билгеләү эшләрен үз эченә ала.
Эш нәтиҗәләре буенча яр сызыкларының урнашу урыннары (су объектларының чикләре), урнаштырылырга тиешле махсус мәгълүмат билгеләренең саны саны һәм аларны урнаштыру өчен тәкъдим ителәчәк урыннар билгеләнәчәк.