Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ су мөнәсәбәтләре өлкәсендәге чаралар буенча дәүләт заказчысы-төзүчесе итеп билгеләнде. Әлеге чаралар Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларының махсус мәгълүмати билгеләре белән җирлектә су саклау зоналары һәм яр буе саклау полосалары чикләрен ныгыту эшләрен үз эченә ала.
Буа, Тәтеш, Кайбыч, Апас, Зеленодольск районнарында «Су саклау зоналары чикләрен һәм яр буе саклау полосаларын махсус мәгълүмати билгеләр белән ныгыту» эшләрен башкару кысаларында мәгълүмати билгеләр сатып алынды, җир эшләренә ордерлар алынды, проект урыннарына чыгарып, билгеләр кую эше гамәлгә ашырылды.