Зөбәрҗәт күлендә «Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе узды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Шимбә көнне, 16 сентябрьдә, «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсендә катнаштылар. Аны Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендә «Чиста уеннар» квест-уен форматында үткәрделәр. Әлеге уеннар Евразия Чисталык Кубогы кысаларында уза. Шимбә көнне 500 дән артык катнашучы 3000 килограммга якын чүп-чар җыйды.

Командаларда катнашучылар күл ярын чүп-чардан чистарттылар һәм аны алга таба эшкәртү өчен сортларга аердылар. Барлыгы 368 капчык пластик, пыяла һәм металл җыелды.

Су объектларын һәм аларның территорияләрен чистартуга юнәлдерелгән чаралар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International