«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясенең Идел-Кама бүлеге беркетелгән районнарның торак пунктлары үзәгендә һәм каты көнкүреш калдыклары полигоннарының санитар саклык зоналары чигендә атмосфера һавасы үрнәкләрен сайлап ала.
Пробалар түбәндәге күрсәткечләр буенча анализлана: азот оксиды, азот диоксиды, формальдегид, күкерт водороды, күкерт диоксиды, аммиак, углерод оксиды.
Углерод оксиды күләме «Оптогаз-500.4-СО» газоанализаторы ярдәмендә турыдан-туры ысул белән урында ук билгеләнә.
Калган матдәләрнең масса концентрациясен билгеләү өчен, тикшерелә торган һаваны йота торган эремәләре булган йоткыч приборлар аша аспирациялиләр. Мондый формада пробалар лабораториягә китерелә һәм «Юнико» спектрофотометры ярдәмендә фотометрик ысул белән анализлана.
Бер үк вакытта метеорологик параметрлар: һава температурасы, атмосфера басымы, чагыштырма дымлылык, шулай ук җил тизлеге һәм юнәлеше үлчәнә, ул атмосфера һавасының пычрану чыганакларын билгеләү өчен иң төп факторларның берсе булып тора.