Апас штп. эзләү-бәяләү бораулавы

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Апас штп. өчен хуҗалык-эчү билгеләнешендәге җир асты чыганагын эзләү максатында  «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан рекогносцировка һәм кыр эшләре, шул исәптән бораулау эшләре башкарылды.

Исегезгә төшерәбез, җир өстендә уздырылган геофизика нәтиҗәләре буенча бораулау эшләрен башкару өчен оптималь нокталар билгеләнә. Разведка максатында бораулау участокның геологик төзелешен, сулы токымнарның урнашу шартларын, куәтен һәм составын һәм аларны аерып торучы су үткәрми торган катламнарны тәгаенләү өчен үткәрелә.  Сулы горизонтларның су дәрәҗәсе һәм басымы, җир асты суларының химик составы билгеләнә.

Бүгенге көндә 2 эзләү-бәяләү скважинасы бырауланды, шулай ук сулы горизонтның гидрогеологик параметрларын (фильтрация коэффициентларын, үткәрүчәнлеген, пьезоүткәрүчәнлеген) билгеләү һәм җир асты суларының химик составын өйрәнү өчен тәҗрибә-фильтрация эшләре үткәрелде (кыскартылган һәм тулы химик анализлар ясала).

Башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча җир асты сулары запасларын бәяләү өчен хисап материаллары әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International