Җир өсте су объектларының сыйфатын мониторинглау

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясенең үзәк бүлеге җир өстендәге су объектларының сыйфатын мониторинглау эшен дәвам итә. Август аенда план-график буенча «Нокса елгасын савыктыру» сынау проекты кысаларында Нокса елгасының, шулай ук «Татарстан Республикасы елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» сынау проекты кысаларында Казансу елгасының җир өсте суларының сыйфатына мониторинг үткәрелде. Шулай ук ТР җир өсте су объектларының дәүләт мониторингы территориаль программасына ярашлы рәвештә Зөбәрҗәт күле, Зәңгәр күлләр системасы һ.б. суларның да сыйфатына мониторинг ясалды.

Һәр участокта суны алу транспортлау вакытында суның үзлекләрен саклау максатыннан махсус савытларга алына. Суны алганнан соң лаборатория белгечләре төрле күрсәткечләргә: pH, эрегән кислород, ХПК, БПК5, нитритлар, нитратлар, хлоридлар, сульфатлар, феноллар, нефть продуктлары, аммоний, нитритлар, фосфатлар, тимер, бакыр, никель, цинк, марганец, коры калдык масса концентрациясенә санлы химик анализ үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International