«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның белдерүләренә ярашлы рәвештә җир асты участокларына кыр тикшерүләре үткәрделәр.
Тау эшләрен үткәрү һәм аннан соң файдалы казылмалар чыгаруның перспективалылыгын билгеләү өчен, җирлеккә чыгу һәм табигый ялангачлык һәм казу кебек мөмкин булган мәгълүмат чыганакларын эзләп, эшләрнең әзерлек этабын үткәрергә кирәк. Бу эшләр кысаларында ачылган токымнарны һәм файдалы катламны тасвирлау һәм үлчәү үткәрелә. Терлек каберлекләре, электр тапшыру линияләре һәм газүткәргечләр рәвешендә мөмкин булган чикләүләр буенча тикшерү үткәрелә, шулай ук су белән тәэмин итү чыганакларының санитар саклык зоналары һәм җир өстендәге су объектларының су саклау полосалары булу-булмавына анализ үткәрелә.
Рекогносцировка эшләре нәтиҗәләре буенча камераль эш алып барыла – картага почмак нокталары төәерелә, якын карьерлар анализлана һәм мәгълүматларга корреляция ясала. Нәтиҗәләр буенча төрле коэффициентларны кулланып, башлангыч ресурслар исәпләнә һәм әлеге участокны Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан формалаштырыла торган җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары исемлегенә кертүнең максатка ярашлылыгы турында карар кабул ителә.
Әлеге эшләрнең нәтиҗәсе булып, перспективалы очракта, гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә җир асты байлыкларыннан файдалану өчен аукцион үткәрү тора