Арча районы Яңа Кенәр авылында геологик тикшерү

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

«ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ адресына Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авылында яшәүчеләрнең торак төзелеше янындагы куркыныч экзоген процессларның активлашуы турында мөрәҗәгате килде.

Учреждение хезмәткәрләре, муниципаль район вәкилләре белән берлектә, өч чокырга кыр тикшерүләре үткәрделәр, нәтиҗәдә грунт җимерелү эзләре бер чокыр буенча гына расланды.

Белгечләр билгеләгәнчә, экзоген процессның активлашуы язгы чорда эрегән сулар аркасында булган һәм хәзерге вакытта бу процесслар халык өчен куркыныч тудырмый.

Алынган мәгълүматны анализлау нәтиҗәләре буенча, экзоген процессларның активлашуын туктату максатыннан, кирәкле эшләрне киңәш итеп, геологик бәяләмә әзерләнәчәк. Киләчәктә әлеге территорияне ел саен куркыныч экзоген процессларны мониторинглау кысаларында тикшерелә торган участоклар исемлегенә кертүнең максатка ярашлылыгы турында мәсьәлә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International