Казансу елгасы Татарстан Республикасының төп су объектларының берсе булып тора. Казансу елгасы Арча районының Бимәр авылы янында башлана һәм Казан Кремленнән ерак түгел Казанның Куйбышев сусаклагычына кушыла. Елганың төп үзенчәлеге булып суының катлаулы химик составы санала. Әлеге су объектын анализлаганда «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясенең Төньяк бүлеге белгечләре компонентларның азот төркеменә: аммоний-ион, нитрат-ион һәм нитрит-ион күрсәткечләренә аерым игътибар бирәләр. Нитрит-ионның масса концентрациясен үлчәү методикасы Грисс реактивы ярдәмендә фотометрик ысул белән үлчәүдән гыйбарәт. Нитрит-ионнар күләмен билгеләү «UNICO» спектрофотометрында үткәрелә.