2023 елның II кварталы йомгаклары буенча киңәшмә

2023 елның 11 августы, җомга

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Валерьевич Шадриков рәислегендә «Баланс комиссиясе утырышы һәм 2023 елның II кварталында «Татарстан Республикасы Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ эш йомгаклары»  темасына киңәшмә узды. Киңәшмәдә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ һәм ТР ЭТРМ хезмәткәрләре катнашты.

«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ эшчәнлеге турындагы докладлар белән директор урынбасары-баш геолог А.М.Шакирҗанов, директорның аналитик эшчәнлек буенча урынбасары А.Ф. Вилданов, төзелеш буенча директор урынбасары А.С.Полюшков һәм баш бухгалтер А.Р.Айнетдинова чыгыш ясады.

Докладчылар җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге башкарылган эшләр, лаборатория эшчәнлеге һәм атмосфера һавасы торышына исәп-хисап мониторингы системасын алып бару, су мөнәсәбәтләре өлкәсендә федераль программаларны үтәү барышы һәм учреждениенең 2023 елның II кварталындагы финанс-икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисаплар тапшырдылар.

Киңәшмә ахырында министр йомгак ясады һәм яңа бурычлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International