Татарстан Республикасының көнчыгышында су алу корылмаларын ревизияләү

2023 елның 4 августы, җомга

«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре республиканың көнчыгышында: Актаныш, Мөслим һәм Сарман районнарында эчәр су белән тәэмин итүнең җир асты чыганакларын тикшерделәр. Берничә ай эчендә белгечләр тарафыннан 250дән артык су пункты тикшерелде, 200дән артык җир асты суы үрнәге алынды. Пробаларны тикшерү һәм агымдагы санитар-хуҗалык вәзгыятен анализлау нәтиҗәләре буенча су алу корылмаларын алга таба эксплуатацияләү буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.

Якын арада республиканың Әгерҗе һәм Мамадыш районнарында эш башлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International