Лабораториянең Ык буе бүлеге тарафыннан әйләнә-тирә мохит объектларына мониторинг үткәрү

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Тирә-яктагы мохит сыйфатын мониторинглауның мөһим объектларының берсе – атмосфера һавасы. «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясенең Ык буе бүлегендә атмосфера һавасының сыйфатын контрольдә тоту өчен өстәмә рәвештә күчмә экологик лаборатория (ПЭЛ) җәлеп ителә. Күчмә экологик лаборатория ярдәмендә атмосфера һавасының җир өсте катламында зарарлы ташландыклары булган предприятиеләр территориясенә якын урнашкан торак биләмәләрендә, районнарда пычраткыч матдәләр күләменә карата оператив күзәтүләр башкарыла. Күчмә экология лабораториясе составына керүче җиһазлар атмосфера һавасында углерод оксиды, азот оксиды һәм диоксиды, аммиак, күкерт диоксиды, күкертле водородның масса концентрациясен билгеләргә мөмкинлек бирә, җил юнәлешен һәм тизлеген, температураны, атмосфера һавасының чагыштырма дымлылыгын, атмосфера басымын билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International