Югары Ослан районы торак пунктлары өчен эчәр су белән тәэмин итү чыганагын эзләү өчен проект эшләре

2023 елның 21 июле, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы биргән дәүләт йөкләмәсенә ярашлы рәвештә, без республиканың Югары Ослан районы Ключище һәм Никольский торак пунктларын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү өчен җир асты суларын эзләү һәм бәяләү эшләрен тәэмин итәбез.

Учреждение хезмәткәрләре тарафыннан бораулау үткәрү өчен каралган проект нокталары янында  рекогносцировка эшләре үткәрелде:

- тискәре йогынты чыганаклары тикшерелде;

- җир асты суларының җир өслегенә (чишмәләргә) чыгу урыннары тикшерелде, шулай ук лабораториядә тикшеренүләр өчен пробалар алынды;

- күрсәтелгән торак пунктларда урнашкан су алу корылмалары тикшерелде.

Хәзерге вакытта проект документациясе әзерләнде һәм Росгеолэкспертизага җибәрелде, аның нәтиҗәләре буенча кыр һәм бораулау эшләре дәвам иттереләчәк.

Бу эшләрнең нәтиҗәсе булып җир асты суларының расланган запаслары белән хисап документациясе тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International