Лабораториянең Көньяк-Көнчыгыш бүлеге тарафыннан су объектларын мониторинглау

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясенең Көньяк-Көнчыгыш бүлеге ай саен су объектларының, атмосфера һавасының һәм туфрак катламының сыйфатын мониторинглый. Мониторинг объектлары Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында урнашкан.

Су объектларын аналитик контрольдә тоту Лениногорск районы Дала Зәе елгасы чишмәсеннән Зәй районы чигенә кадәр үткәрелә.  Бу су объектын анализлаганда, аммоний ионы һәм нитрит-ион кебек компонентларның азот төркеменә аерым игътибар бирелә.

Аммоний ионы һәм нитрит-ион «UNICO» спектрофотометрын кулланып, фотометрик ысул белән билгеләнә. Фотометрик анализ – иң киң таралган физик-химик ысулларның берсе, аның өчен чагыштырмача гади җиһазлар таләп ителә, шул ук вакытта ул югары сизгерлек һәм күп санлы органик матдәләрне билгеләү мөмкинлеге белән дә характерлана. Аналитик контроль нәтиҗәләре су объектларында суның сыйфатын вакытында билгеләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International