Дәүләт йөкләмәсе кысаларында «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан ТР Сарман районының Җәлил бистәсе өчен су белән тәэмин итүнең резерв чыганагын эзләү эшләре дәвам итә.
Учреждение белгечләре тарафыннан, эшләрне уздыру өчен катнашучыларны билгеләү һәм килештерү максаты белән, Сарман һәм Азнакай районнары башкарма комитетлары хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде. Урынга чыгу нәтиҗәләре буенча скважиналарны алга таба бораулау өчен билгеләр куелды.
Хәзерге вакытта геологик-разведка эшләре проекты төзелә, аның тәмамлануы буенча экспертиза үткәреләчәк, аннан соң скважиналар бораулау һәм эчә торган җир асты сулары запасларын саклау эшләре уздырылачак.