Лабораториянең Идел аръягы бүлеге тарафыннан су объектларын мониторинглау

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Лабораториянең Идел аръягы бүлеге ай саен Карлы (Буа районы), Зөя (Буа, Тәтеш районы), Үләмә (Апас районы), Бәрле (Кайбыч районы), Идел (Тәтеш районы) елгаларында һәм Тәтеш районы Бидәңге елгасындагы буада җир өсте суына мониторинг үткәрәләр.

Суның сыйфатын күзәтү – суның торышы күрсәткечләрен даими күзәтү системасы, шулай ук суның сыйфатын начарлатуга китерә торган тискәре процессларны вакытында ачыклау, кисәтү һәм фаразлау максатыннан бу мәгълүматны җыю, тапшыру һәм эшкәртү дигән сүз.

Июнь аенда лабораториянең Идел аръягы бүлеге мониторинг кысаларында табигый су пробаларын сайлап алды һәм анализлады. Су пробаларын анализлаганда белгечләр фотометрия, титриметрия, ИК-спектрометрия кебек ысулларны кулланалар. Химик һәм биологик кислород куллануны билгеләү өчен титриметрик ысул кулланыла. Фотометрик ысул аммоний, нитрит, нитрат, фосфат, очучан фенол, гомуми тимер, марганец, никель һәм цинк ионнарын билгеләү өчен кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International