«Татарстан Республикасында метрология көне» форумы

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

2023 елның 15 июнендә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында уздырылган «Татарстан Республикасында метрология көне» форумында катнаштылар.

Форумның максаты үлчәүләр бердәмлеген тәэмин итү өлкәсендә гамәлдәге законнарның актуаль мәсьәләләрен, норматив хокукый актларга үзгәрешләр проектларын, шулай ук үлчәү чараларында импортны алмаштыру мәсьәләсен тикшерү булды.

Форум эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Росстандартның региональ стандартлаштыру һәм метрология үзәкләре вәкилләре, шулай ук Татарстанның алдынгы сәнәгать предприятиеләре белгеч-метрологлары катнашты.

2023 елда Аккредитация буенча федераль хезмәтнең контрольлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру турындагы доклад белән Идел буе федераль округы буенча Федераль аккредитация хезмәте идарәсе җитәкчесе Ю.В.Данилина чыгыш ясады.

Моннан тыш, чара кысаларында «сорау-җаваплар» режимында түгәрәк өстәл үткәрелде, анда­ Росстандартның Метрология, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге идарәсе башлыгы З.И.Осок һәм Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлыкның Идел буе-Урал төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе В.В.Калентьев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International