Халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү төп һәм өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Шуны исәпкә алып, Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җир асты суларына мониторинг үткәрү йөкләмәсен бирде.
Җир асты суларын мониторинглау – геологик мохитнең торышын бәяләү һәм аның табигый һәм техноген факторлар тәэсирендә үзгәрешләрен фаразлау максатыннан мәгълүматны даими күзәтү, җыю, туплау, эшкәртү, анализлау һәм гомумиләштерү системасы. Нефть чыгару производствосы үсеш алган территорияләргә аерым игътибар бирелә.
Әлеге эшләрне башкару уңаеннан республиканың көньяк-көнчыгышында «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ белгечләре тарафыннан хуҗалык-эчү өчен билгеләнгән җир асты сулары һәм чишмәләрнең сыйфатына карата комплекслы тикшерүләр үткәрелде. Сайлап алынган пробалар нәтиҗәләре буенча чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән концентрацияләрнең арту очраклары теркәлмәде.
Моннан тыш, учреждение белгечләре Казан шәһәре территориясендә җир асты сулары дәрәҗәсен үлчәү эшләрен дә дәвам итә. Бу мәгълүматны җыю һәм анализлау алда торган язгы ташкынга фаразланган кыйммәтләрне алырга мөмкинлек бирә.