Лаборатория белгечләре тарафыннан Куйбышев сусаклагычы мониторинглана

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Ел саен Иделнең гидрохимик һәм гидробиологик торышын мониторинглау кысаларында «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясе һәм ТР Экология министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү буенча үзәк бүлеге белгечләре вегетация чорында Куйбышев сусаклагычына карата планлы тикшерү үткәрделәр, тикшерү барышында химик анализ һәм зоопланктон күрсәткечләре өчен табигый җир өсте су пробалары алынды.

Судагы химик күрсәткечләрне контрольдә тоту экосистемаларның иминлеген һәм тотрыклылыгын тәэмин итүдә мөһим роль уйный.

Суның сыйфатына һәм су объектлары торышына йогынты ясый алган тискәре процессларны ачыклау һәм фаразлау максатыннан, фосфатлар, нитритлар, нитратлар, ион-аммоний, авыр металлар, зоопланктон һ.б. буенча күрсәткечләргә күзәтү башкарыла.

Зоопланктон – микроскопик организмнар (коловратка һәм кысласыманнар), алар суда яши һәм актив хәрәкәт итәргә сәләтле түгел. Зоопланктон организмнары антропоген йогынты индикаторлары булып торалар, аларның сан һәм төр составы буенча су сыйфатын билгеләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International