Җир асты суларын эзләү һәм аларның эчәргә яраклы булу сыйфатларын бәяләү

2023 елның 9 июне, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан бирелгән геологик йөкләмәгә ярашлы рәвештә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ эчә торган һәм хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итүнең җир асты чыганакларын нигезләү өчен эзләү-бәяләү эшләрен алып бара.

2023 елда безнең оешма тарафыннан Апас районы Апас ш.т.п. янында булган һәм төзелә торган торак массивларын су белән тәэмин итү эшләре планлаштырылган. Торак пункттан 0,5-5 км радиуста эзләү-бәяләү эшләре участокларына карата рекогносцировка тикшерүләре; перспективалы участоклар чикләрендә электр разведкасы ысулы белән җир өстендәге геофизик тикшеренүләр; керн алып, гидрогеологик скважиналар бораулау; скважиналарда геофизик тикшеренүләр үткәрү эшләре башланды. Эш нәтиҗәләре буенча хисаплар төзеләчәк һәм Файдалы казылмалар запаслары буенча территориаль комиссиягә экспертизага җибәреләчәк.

Апас ш.т.п. якын көннәрдә бораулау нокталарында реперлар урнаштыру эшләре башкарылачак урыннарында, эшләрне башкару технологиясен һәм экологик таләпләрне мөмкин кадәр тулырак үтәү максатыннан, хакимият белән сөйләшүләр узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International