Лабораториянең Кама яны бүлеге тарафыннан әйләнә-тирә мохитне мониторинглау

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Үз вәкаләтләре кысаларында «ТР Геология үзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ Татарстан Республикасының бөтен территориясендә әйләнә-тирә мохит объектларының (табигый өслек сулары, атмосфера һавасы, туфрак һәм аскы катламнар) торышына территориаль мониторинг үткәрә.

Җир өсте суларының сыйфатын бәяләү өчен заманча җиһазлар һәм үлчәүләрнең бердәмлеген тәэмин итү буенча Федераль мәгълүмат фондына кертелгән аттестацияләнгән үлчәү методикалары кулланыла.

Май аенда лабораториянең Кама яны бүлеге мониторинг кысаларында күчмә экологик лаборатория ярдәмендә су һәм атмосфера һавасы үрнәкләрен сайлап алган.

Су пробаларын анализлаганда белгечләр фотометрия, титриметрия, ИК-спектрометрия, турбидиметрия кебек ысулларны кулланалар. Күрсәткечләрне билгеләүнең төп приборы булып спектрофотометр тора, анда түбәндәге күрсәткечләр билгеләнә: фосфатлар, нитритлар, нитратлар, сульфатлар, ион-аммоний, алюминий, марганец һәм башка күрсәткечләр.

Су объектларының торышын күзәтү су объектларында суның сыйфатына һәм аларның торышына йогынты ясый торган тискәре процессларны үз вакытында ачыклау һәм фаразлау максатларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International