«Нижнее Заречье» пляжы территориясендә «Үз артыңнан җыештырып калдыр» бөтенроссия акциясе узды

2023 елның 26 мае, җомга

Х Нева халыкара экологик конгрессына багышланган «Үз артыңнан җыештырып калдыр» бөтенроссия акциясе кысаларында бөтен ил буенча «Россия экологик операторы» гавами-хокукый компаниясе тарафыннан, «Делай!» хәрәкәте ярдәме белән берлектә, зур күләмле өмәләр үткәрелә. Проект ил халкының экологик мәдәниятен формалаштыруга һәм җәмәгатьчелек игътибарын махсус саклана торган табигый территорияләрне саклау проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

2023 елның 26 маенда «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре дә акциягә кушылды һәм «Нижнее Заречье» пляжы территориясендә генераль өмәдә актив катнаштылар. Әлеге чара кысаларында Нева конгрессының башка катнашучылары белән телекүпер форматында турыдан-туры элемтә урнаштырылды. «Үз артыңнан җыештырып калдыр» акциясе Россия Федерациясенең 48 субъектында узачак. Экологик өмәләрнең нәтиҗәләре буенча иң күп калдыкларны җыячак төбәк-лидерлар билгеләнәчәк. 

Казанда акцияне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте һәм Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең бүлекчәсе оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International