«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хуҗалык-эчә торган су белән тәэмин итү сыйфатында кулланыла торган җир асты чыганакларын ревизия ягыннан бәяләү эшләрен дәвам итә. Бүгенге көндә кыр белгечләре тарафыннан республиканың өч муниципаль районы – Түбән Кама, Менделеевск һәм Минзәлә районнары тикшерелде. Эшләр кысаларында санитар-эпидемиологик һәм су хуҗалыгы шартлары – су алу корылмаларында санитар саклык зонасының беренче (катгый) поясының туры килүе, тискәре йогынты чыганакларының булуы, шулай ук лаборатория тикшеренүләре өчен су пробаларының алынуы бәяләнә. Бер үк вакытта белгечләр камераль эш алып баралар – картографик материал әзерлиләр, авыл җирлекләре буенча җыелма нәтиҗәләр ясыйлар. Эш нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул итү өчен тәкъдимнәр биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда тикшерүгә Татарстан Республикасының көнчыгышында һәм көньяк-көнчыгышында урнашкан 15 муниципаль район планлаштырылган.