Республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе старт алды. Язгы этап 17 апрельдә башланды һәм 2023 елның 17 июненә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге акция кысаларында 13 майда Шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлегенә караган урман фонды территориясендә җыештыру эшләре үткәрелде. Чарада республика министрлыклары, ведомстволары, учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре белгечләре катнашты.
«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре әлеге акциягә кушылдылар һәм Орел авылы янындагы территорияне каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм аунак агачлардар чистартырга булыштылар. Уртак көч белән 15 куб. м каты көнкүреш калдыклары җыелган.
«Татарстанның чиста урманнары» акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан башлап урманнарда уңай санитар-экологик хәл тудыру, шулай ук халыкта экологик культура формалаштыру өчен үткәрелә.