Яз – чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты, ә өмә – яхшы гореф-гадәт. «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ Идел аръягы бүлеге хезмәткәрләре өмә үткәрделәр, аның барышында Бидәңге елгасындагы буа ярларын чүп-чардан һәм коры ботаклардан чистарттылар.
Бидәңге елгасындагы буа Тәтеш районы, Татар Бидәңгесе авылында урнашкан, анда лабораториянең Идел аръягы бүлеге белгечләре ай саен 2023 елга расланган план-график буенча табигый су сыйфатына мониторинг үткәрәләр. Мониторинг кысаларында табигый суны анализлау 16 күрсәткеч буенча үткәрелә (рН, эретелгән кислород, ХПК, БПК5, аммоний ион, нитрит ион, нитрат ион, хлорид ион, сульфат ион, фосфат ион, нефть продуктлары, фенол, тимер, никель, цинк, марганец).