ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Валерьевич Шадриков рәислегендә «Баланс комиссиясе утырышы һәм 2023 елның I кварталында «Татарстан Республикасы Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ эш йомгаклары» темасына киңәшмә узды.
«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ эшчәнлеге турындагы докладлар белән директор урынбасары-баш геолог А.М.Шакирҗанов, директорның аналитик эшчәнлек буенча урынбасары А.Ф. Вилданов, баш бухгалтер А.Р.Айнетдинова чыгыш ясады.
Докладчылар җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге башкарылган эшләр, лаборатория эшчәнлеге һәм атмосфера һавасы торышына исәп-хисап мониторингы системасын алып бару һәм учреждениенең 2023 елның I кварталындагы финанс-икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисаплар тапшырдылар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча министр эшне яхшырту буенча күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәр бирде.