Сарман районында халыкны сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү максатында геологик тикшерү эшләре дәвам итә.
Бүгенге көндә Сөлек торак пунктында 66 метр тирәнлеккә кадәр эзләү скважинасы борауланган, скважинага геофизик тикшеренүләр үткәрелгән, нәтиҗәдә 10 метр егәрлеге булган бер сулы горизонт ачыкланган. Гидрогеологик скважинаның проект характеристикаларын раслау өчен, хезмәткәрләр тәҗрибә-фильтрация эшләрен башкарганнар. Хәзерге вакытта алынган су пробаларына лаборатор тикшерүләр уздырыла. Үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә җир асты сулары запасларын алга таба саклау өчен хисап әзерләнәчәк.